Ханты-Манси округында «Югра мөселманнары» дигән фәнни-популяр китап бастырырга җыеналар
Ханты-Манси автономияле округы - Югра мөселманнары Диния нәзарәте «Югра мөселманнары» дигән фәнни-популяр китабын булдыру максатыннан төбәкнең мөселман җәмгыятьләре тарихы буенча мәгълүмат җыя башлады. Китап Сургут шәһәренең мөселман җәмгыятен рәсми теркәүгә 30 ел тулу уңаеннан әзерләнә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүмат җыю һәм китап язу белән Урал дәүләт тау университетының теология кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Алексей Старостин шөгыльләнә.
Алексей Старостин җомга намазы вакытында мәчеткә килә, мәхәллә кешеләре белән очраша. Шулай ук ул Лянтор шәһәренең җирле мөселман дини оешмасын булдыру, мәчет төзү һәм Эстон юлчылары урамында Җәмигъ мәчете төзү эше башында торучылардан интервьюлар ала.
Китап укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз, диелә хәбәрдә.