Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ханты-Манси автономияле округының Покачи шәһәрендә 34нче тапкыр Сабан туе бәйрәме үтте
Ханты-Манси автономияле округы - Юграның Покачи шәһәрендәге «Урман» ял паркында Сабан туе бәйрәме гөрләп үтте. Чара җирле хакимият белән берлектә, «Туган як» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова һәм оешма активлары инициативасы белән быел 34нче тапкыр оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Югра төбәгендәге кечкенә шәһәр булуга карамастан, биредә яшәүче шәһәр халкы һәм тирә-юньдә яшәүчеләр бу бәйрәмне көтеп ала. Бик тә күңелле һәм үзенчәлекле үтә ул.
Милли киемле кызлар, чиккән сөлге тоткан сылуларны, батыр улларны күреп кем сокланмас!
Мәйдан тутырып килгән кунакларны, күркәм гадәткә кергәнчә, шәһәр хакимияте башлыгы Виктор Таненков сәламләде. Ул 34нче тапкыр узучы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән активистларга, юмарт малтабарларга, үзешчән сәнгать коллективларына һәм, әлбәттә инде, тугры тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан республикасының атказанган артисты Сәнифә Рангулова ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды.
Бәйрәмгә Казан, Сургут, Лангепас, Нижневартовск һ.б шәһәрләрдән дә кунаклар килгән иде.
Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм бер тында үтеп китте. Бәйрәм тантанасы көрәш ярышлары батырын билгеләү белән тәмамланды. Көрәш ярышларында яңа көрәшче егетләр ачыкланды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз