Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ханты-Манси автономияле округы – Югра Көрәш федерациясе рәсми статус алды
Ханты-Манси автономияле округы – Югра Спорт департаменты комиссиясе тарафыннан төбәк Көрәш федерациясе аккредитацияләнде. Хәзер оешма рәсми ярышлар үткәрү һәм спорт төрен үстерү мөмкинлегенә ия, шулай ук ул округ дәрәҗәсендә ярдәмгә исәп тота ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билбау көрәше – күп гасырлык тарихка ия һәм татар һәм күп кенә төрки халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора.
Юграда көрәш белән 280ләп кеше шөгыльләнә. Бу юнәлеш Сургут, Нефтеюганск, Урай һәм Нижневартовск шәһәрләрендә актив үсеш ала.
Аккредитациядән соң ук төбәк федерациясе зур турнир оештыруга кереште. Инде бу якшәмбедә, III Халыкара Иртыш Сабан туе кысаларында, ир-атлар һәм 13-18 яшьлек егетләр арасында Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак. Келәмгә илнең иң көчле 150 көрәшчесе чыгачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз