news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханой һәм Казан метро төзелеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

Ханой һәм Казан метро төзелеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ханой һәм Казан метрополитен төзү һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша. Кичә шәһәр Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин һәм Ханой партиясе шәһәр комитеты секретаре Чан Дык Тханг очрашуында шул хакта килешенде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат үзәге.

Сөйләшүләр барышында Казан мэры метрополитен эшенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм аны үстерү алымнары турында сөйләде. Цифрлы чишелешләр һәм җәмәгать транспорты системасының эшен оештыруга аерым игътибар бирелде.

Фото: kzn.ru

Бүген Казанда 17 чакрым озынлыктагы бер метро линиясе һәм 11 станция эшли. Эшләү дәверендә система 500 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. 2025 елда пассажирлар агымы 40 миллионнан артып киткән.

Ханой вәкиле, үз чиратында, метрополитенны үстерүдә үз тәҗрибәсен тәкъдим итте. Шәһәрдә 20 чакрым озынлыктагы метро линиясе эшли, тагын 80 чакрымга якыны - төзелеш стадиясендә. Киләчәктә гомуми озынлыгы 1,2 мең чакрым тәшкил иткән 22 линиядән гыйбарәт челтәр булдыру ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot