news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхигә багышланган төбәкара бәйге җиңүчесе билгеле

Хәния Фәрхигә багышланган төбәкара бәйге җиңүчесе билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында Татарстан Республикасының халык артисты, җырчы, актриса, композитор Хәния Фәрхи истәлегенә IV төбәкара «Онотолор тимә...» башкорт һәм татар җыры конкурсы оештырылган. Гран-прига Борай районында яшәүче Эрнест Арсланов лаек булган. Бу хакта Башкортстан Республикасы Тәтешле районы муниципаль районы мәдәният идарәсе хәбәр итә.

Фестиваль программасы Хәния Фәрхи һәйкәленә чәчәкләр салудан башланган. Чарада район администрациясе башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, кунаклар һәм район халкы катнашкан. Шулай ук Хәния Фәрхи исемендәге экспозиция залы да эшләгән. Көн дәвамында Хәния Фәрхи башкаруында җырлар яңгыраган.

Әлеге конкурста катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән – Ханты-Манси автономияле округы, Курган, Свердловск, Оренбург өлкәләре, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстаннан 85 гариза кабул ителгән.

Конкурста катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан төрле җырлар башкарган. Конкурсантларны Башкортстан Республикасының атказанган эшлеклесе, композитор Роберт Тимербаев җитәкчелегендә жюри бәяләгән. Жюри эшчәнлегендә Башкортстан Республикасының атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров һәм Башкортстанның этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең баш белгеч-эксперты Нурлан Ганиев катнашкан.

  • Конкурсны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Халык иҗаты республика үзәге, Башкортстан Республикасы Тәтешле районы муниципаль районы администрациясе оештырган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100