news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ханбикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты» сурәте реставрациядән соң тәкъдим ителде

«Ханбикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты» сурәте реставрациядән соң тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасының Милли музеенда «Ханбикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты» сурәтен реставрациядән соң тәкъдим иттеләр. Экспонат «Гедеон Рихтер» халыкара фармацевтика кампаниясенең «Хатын-кыз сәламәтлеге атналыгы» социаль проекты кысаларында реставрацияләнгән.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова кунакларны сәламләде. «Сурәт хәзер витринада балкып тора. Музейга килгән һәр кеше хатын-кыз образы белән соклана ала», — диде ул.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова сурәтнең озак вакыт фондта сакланганлыгын әйтте.

«Бу тарих дәвамлы булсын иде. Бу уникаль эш озак вакыт фондта сакланды. Мәдәнияткә киң карарга кирәк, монда сәламәтлек мәдәнияте дә керә. Сәламәтлекне дә сакларга кирәк», – диде ул.

«Гедеон Рихтер» кампаниясенең Россиядәге операцион директоры Елена Пархонина музей хезмәткәрләренә һәм реставраторларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Кешеләр музейга илһам алырга, башка чор рухын тоярга, билгеле хезмәтләрне карарга киләләр. Аз кеше реставраторларның хезмәте турында уйлана. Аларга зур рәхмәт. Бу проект өчен музей хезмәткәрләренә дә рәхмәтләр җиткерәбез. Бу проект Россия хатын-кызларын үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга илһамландырыр дип ышанабыз», - дип сөйләде ул.

Милли музейның фәнни хезмәткәре Анастасия Мокрополова сурәт алдында торып һәр кеше үзенең тарихтагы эзе турында уйлана ала, диде.

Экспонатны реставрацияләү эшенә белгечләр Мария Носкова һәм Алексей Хохряков алынган. Алар аңлатканча, эш өч ай дәвам иткән. Эш барышында сурәтнең XVIII гасыр башына каравы билгеле булган. Бу сурәт музей коллекциясенә 1917 елгы революциягә кадәр үк кергән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100