news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәмер сатып алучыларның минималь яшен арттырулары ихтимал

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә алкоголь куллануны киметүгә багышланган тәкъдимнәрне карарга һәм эшләргә җыена. Бу тәкъдимнәр арасында спиртлы эчемлекләр сатып алучыларның минималь яшен арттыру да бар.

Россия төбәкләре шулай ук алкогольле продукциягә ташламаларны чикләргә яки тыярга хокуклы, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бәлки, хәзер без тормышка ашыра торган адымнар җыелмасын төптән уйлап һәм камилләштереп кенә калмыйча, нинди дә булса чаралар планында катгыйлануны карарга һәм яңаларын тәкъдим итәргә дә кирәктер», –  диде ул «Пандемия дәресләре»нең махсус утырышында.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, мондый чаралар 2021 елда Россиядә алкоголь куллану күрсәткечендә уңай динамика булмау сәбәпле каралырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot