Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәмәнәинең улы Иранның яңа югары лидеры булды
АКШ һәм Израиль һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булган аятулла Али Хәмәнәиның улы Моджтаба Хәмәнәи Иранның яңа югары лидеры булды. Аның кандидатурасы Ислам Республикасы Экспертлар советы тарафыннан бертавыштан расланды, дип хәбәр итә Tasnim агентлыгы.
«Бүгенге утырышта хөрмәтле Экспертлар советы вәкилләре тарафыннан бертавыштан кабул ителгән карар нигезендә, аятулла Сәйед Моджтаба Хәмәнәи Иран Ислам Республикасының өченче югары лидеры сыйфатында тәкъдим ителәчәк», - диелә белдерүдә.
Элегрәк аятулла Хосейни Эшквари Reuters агентлыгы белән әңгәмәсендә Хәмәнәи фамилиясен йөртүче кеше дәүләт башлыгы вазифасын алачагы турындагы мәгълүматны раслаган иде.
Искәртеп үтәбез, 28 февральдә АКШ һәм Израиль Иранга каршы хәрби операция башлады. Шул ук көнне Югары лидер резиденциясенә һөҗүм иттеләр, аның нәтиҗәсендә Али Хәмәнәи, шулай ук аның гаилә әгъзалары, шул исәптән рәхбәрнең бер яшьлек оныгы һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз