news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкның коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычы бер ел эчендә 3,5 процентка арткан

Татарстан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычы бер ел эчендә 3,5 процентка арткан. «Гомуми бурыч 10 миллиард 750 миллион сум тәшкил итә. Бу – шактый зур сумма», – диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетында Татарстанның 2025-2026 елларда ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмалары эшен оештыру нәтиҗәләре һәм 2026-2027 елгы җылыту сезонына әзерлек бурычларына багышланган утырышта.

Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычы 2015 елдан акрынлап кими бара. «Коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен әҗәте 196,3 миллион сум тәшкил итә, алдагы елга караганда, бу 5,3 процентка ким. Электр энергиясе өчен түләнмәгән бурыч узган елда ике тапкыр кимеп, 1 майга 15,4 миллион сум булган», – диде Алексей Песошин.

Ул муниципаль берәмлекләрнең җылыту сезонына әзерлегенең төп күрсәткече әзерлек паспортлары булуын искәртте. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Азнакай районы һәм Казан 2025-2026 елгы җылыту сезонына әзерлек паспортларын билгеләнгән вакытта алмаган. Тулаем алганда, Песошин сүзләренчә, ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар яшәеш системаларының тотрыклы эшен тәэмин иткән. «Бүген барлык министрлык һәм ведомстволарның, муниципаль берәмлекләр һәм предприятиеләрнең алдагы җылыту сезонына әзерлек белән бәйле бурычларны хәл итүдә җайга салынган эше кирәк», – дип билгеләп узды Алексей Песошин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин итә торган барлык хезмәтләр эше җайга салынган һәм төзек булырга тиешлеген әйтте. «Кыш өчен җылылык – иң мөһиме. Бу сезонда әллә ни зур өзеклекләр булмады. Бу тема мөһим. Без кешене җылысыз калдыра алмыйбыз. Октябрьгә әзерлек паспортлары булырга тиеш. Иң мөһиме – электр һәм җылылык. Дөрес, су да кирәк, ләкин суны, ул-бу була калса, китерергә дә мөмкин, ә җылыны китереп булмый, хәтта күчмә котельныйлар булган очракта да. Бу сораулар бик мөһим. Район башлыкларына, министрлыкларга, ведомстволарга мөрәҗәгать итәм: сезон башлану белән кешеләрнең өйләренә җылылык килсен өчен, бөтен эшне тиешенчә башкарырга кирәк», – дип белдерде ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot