Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Казан халкы өчен дүрт ярминкә оештыра
Агымдагы атнада Казанда вакансияләр ярминкәләре узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр шәһәр районнары предприятиеләрендәге вакантлы эш урыннары турында сөйләячәкләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәкләр.18 июньдә шәһәр халкын идарә тармагының Киров һәм Мәскәү районнары буенча филиалында вакансияләр ярминкәсендә көтәчәкләр. Чара Гагарин урамындагы 46 йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72.
Шул ук көнне вакансияләр ярминкәсен Совет районы филиалында оештыралар, ул Рихард Зорге урамындагы 102 йорт адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)205-54-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
19 июньдә Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен буш эш урыннары ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне Рихард Зорге урамыгдагы 102 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны аша ачыкларга була.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эш урыннарын шулай ук 19 июньдә тәкъдим итәчәкләр. Вакансияләр ярминкәсен Гагарин урамындагы 46 бина адресы буенча үткәрәчәкләр. +7(843)598-10-81 телефоны аша киңәшләшергә була.
Барлык чаралар сәгать 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак, дип ачыклык керттеләр идарә тармагының матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз