Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыклар дуслыгы парадында катнашучылар «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарачак
«Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ фестивале кысаларында Халыклар дуслыгы парадында катнашучылар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарачак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе каршындагы Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Дамар хәбәр итте.
«Патриотик җырлар җырлап атлаячакбыз, чит ил студентлары да кушылачак. «Катюша җырыннан башлыйбыз. Русча, татарча җырлар патриотик рухта булачак, шул исәптән «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры кертеләчәк. Парад җыр башкара, тынлы оркестр уен коралларында патриотик көйләр уйнаячак», – диде ул.
Диләрә Дамар әйтүенчә, парадта катнашучыларга милли костюмнардан, һичьюгы, киемендә милли элементлар, милли символика булу таләбе куелган. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров фестивальдә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның культурасы күрсәтеләчәген әйтте. Һәр милли-мәдәни автономия үз милли кухнясын рус һәм үз туган телендә тәкъдим итәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Патриотизм буенча бөтенроссия флешмобына да старт бирәбез. Катнашучылар патриотизмга карашы турында сөйләячәкләр. Марина Карпованың «Край родной» җыры астында ролик яздырып, үз аккаунтларында урнаштыра алалар», – диде Диләрә Дамар.
Фестивальне тамаша кылырга теләгән һәркем килә ала. Тамашачылар өчен фотозона ясала, милли мохиттә милли костюмнарда фотосурәткә төшеп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз