news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар бердәмлеге көнендә Актанышта яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Халыклар бердәмлеге көнендә Актанышта яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды
Фото: https://aktanysh-rt.ru

Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Актаныш районы хакимиятендә 14 яше тулган укучыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Чара үсеп килүче буын өчен горурлык хисе белән тулы бәйрәм рухында узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов шәхсән үзе сигез укучыга Россия гражданины документын тапшырды. Укучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итеп, ул әлеге вакыйганың һәр яшь кеше тормышында аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.

«Паспорт алу — җәмгыять һәм ил алдында зур зҗаваплылык та», — диде ул.

Район башлыгы балаларга укуларында уңышлар, куелган максатларга ирешүләрен һәм туган районыбыз һәм республикабыз тормышында актив катнашуларын теләде. Шулай ук яшь буынның лаеклы гражданнар булачагына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot