news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар бердәмлеге көненә «Ак Барс Арена» медиафасадында ролик чыгардылар

Халыклар бердәмлеге көненә «Ак Барс Арена» медиафасадында ролик чыгардылар
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүген билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ролик күрсәтәләр.

Роликта татар һәм рус телләрендә «Народов много — Родина одна!» һәм «Халыклар күп — Ватаныбыз бер!» дигән слоган чиратлаша, шулай ук Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы Минин һәм Пожарский һәйкәле һәм Россия әләме рәсеме чыга.

Моңа кадәр Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көнендә Казан телеманарасында утлар кабыначагы билгеле булган иде.

Татарстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot