Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкара театр олимпиадасы Көньяк Африкадан килгән «Гамлет» курчак спектакле белән ачылды
Казанда XI Халыкара театр олимпиадасының махсус программасы Камал театрының яңа бинасында Көньяк Африка курчак театры спектакле белән ачылды. Кунаклар «Гамлет» курчак спектаклен алып килгәннәр.
«Театраль профессияләрдән иң авыры курчак театры артистыныкы икәнен белә идем. Мин сезнең алда баш иям. Сез шушы араны үтәргә вакыт, көч һәм мөмкинлек табып Казанга килә алдыгыз – халыкара олимпиаданы ачтыгыз», диде спектакльдән «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.
Спектакль Камал театрының Универсаль залында барды.
Быел «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Халыкара театр олимпиадасының махсус программасы белән бергә бара. Театр олимпиадасы кысаларында Гафури исемендәге Башкорт драмтеатры һәм Шкетан исемендәге Мари драмтеатрының уртак проект буларак «Ваня агай» спектакле, Грециядән «И» спектакле, Төркиядән «Чехов машинасы», Александрин театрының «Zero литургиясе», Бразилия белән Колумбиядән «Кроткая» спектакле күрсәтеләчәк.
- «Нәүрүз» халыкара театр фестивале һәм Халыкара театр олимпиадасының махсус программасы 9 – 23 июнь көннәрендә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз