news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы халыкара татар теле олимпиадасына чит илдән бер генә кеше - төрек кызы гына килгән

Калган чит ил катнашучылары - Австралия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия олимпиадада онлайн катнаша.

Быелгы халыкара татар теле олимпиадасына чит илдән бер генә кеше - төрек кызы гына килгән
Гамзә Нур Налбант

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада башланды. Бүген катнашучылар олимпиаданың гамәли биремнәрен эшләде. Олимпиадага Төркиянең Искешәһәреннән килгән Гамзә Нур Налбант Татарстанга татар телен һәм татарларны яратканга килүен әйтте.

«Татар телен, Татарстанны яратам. Шуның өчен бирегә килдем. Татарлар белән күрешергә хыялландым, татар дусларым да бар, алар белән көн саен татарча аралаштым. Грамматика буенча китаплар укыдым, әзерләндем. Татар телен 2018 елдан өйрәнәм. Аның төрки тел белән тугандаш булуы өйрәнүдә ярдәм итте. Моннан тыш, казах телен дә беләм, шуңа күрә барлык төрки телләрне аңлау җиңел бирелә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гамзә биремнәрдән курыкмавын, кулыннан килгәнен барын да эшләячәген әйтте. «Татар халкы тарихы, аларның бәйрәмнәре, милли ашлары, гореф-гадәтләре, дини бәйрәмнәре турындагы бирем истә калды. Бер биремдә үзеңнең халкыңның милли ашларын татар ашлары белән чагыштырып күрсәтергә кирәк иде», - дип сөйләде ул. Иртәгә катнашучылар олимпиаданың иҗади этабын үтәячәк.

Искәртеп үтик, Гамзә Нур Налбант – Халыкара олимпиадага чит илдән килгән бердәнбер катнашучы. Калган чит ил катнашучылары (Австралия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия) олимпиадада онлайн катнаша. Гамзә «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә барлык төрки телләрне өйрәнергә теләвен әйткән иде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры олимпиада ачылышында яшьләр арасында телгә булган мәхәббәтнең артуын әйтте. «Мөмкинлекләр азрак була башласа, аңлашылмаучанлыклар туа икән, ул вакытта халыкның үзаңы арта. Олимпиада алга таба да дәвам итәчәк. Алар безнең киләчәгебез», - диде Илсур Һадиуллин.

«Бер кызыбыз Төркиядән килде. Төрек милләтеннән булып, татар теленә мәхәббәтен үстереп, аны башка халыкларга тарата, телебезне җиткерергә омтыла. Безнең телебез шулкадәр матур, камил. Туган телебез аша һәрберебезгә иман сеңгән. Монда килдегез икән, барыгыз да җиңүче. Телгә булган ихтирамны сүндермичә, үзегездән соң килгән буынга шуны җиткерә белсәгез, безнең милләт яшәячәк», - диде министр.

  • Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада 2012 нче елдан башлап Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә. Олимпиадада республикада, Россия һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша.
  • Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан 280, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм 5 чит илдән 15 катнашучы көч сынаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100