news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналистлары Болгарга сәяхәт кылды

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналистлары Болгарга сәяхәт кылды
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанда халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы дәвам итә. Катнашучылар бүген Болгарга экскурсиягә барды.

Кызларны борынгы Болгар белән таныштырып, иске шәһәрлек урынына алып бардылар. Кара пулат, борынгы манаралар һәм төрбәләр тарихы турында сөйләделәр. Шулай ук, кызлар 2012 елда төзелгән «Ак мәчет», Хәтер бинасындагы иң зур Коръән китабы белән дә танышты.

Дөньядагы иң зур Коръән китабы

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

news_right_1
news_right_2
news_bot