news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара «Татар кызы – 2026» җиңүчесе Әминә Мәхмүдовага автомобиль тапшырылды

Халыкара «Татар кызы – 2026» җиңүчесе Әминә Мәхмүдовага автомобиль тапшырылды
Фото: Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Халыкара «Татар кызы – 2026» җиңүчесе Әминә Мәхмүдовага төп бүләк – Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов исеменнән автомобиль тапшырылды. Бу хакта Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы Төрекмәнстан Президенты исеменнән оештырылган рәсми кабул итү вакытында узган.

Чарада Россия Федерациясе, Казахстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан дәүләт башлыклары катнашкан.

Үзбәкстан кызы Әминә Мәхмүтова Төрекмәнстанда узган «Татар кызы — 2026» халыкара бәйгесе җиңүчесе булды.

Финалда Россия, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан 12 кыз катнашты.

Бәйге җиңүчесе Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бәрдемөхәмәдов исеменнән төп бүләк — ZEEKR автомобиле иясе булды.

Видео: Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

news_right_1
news_right_2
news_bot