news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалистларының әти-әниләре Төрекмәнстанга килде

Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалистларының әти-әниләре Төрекмәнстанга килде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалистларының әти-әниләре һәм туганнары Төркмәнбашы шәһәренә килде. Алар финал тамашасының мәртәбәле кунаклары булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез, «Татар кызы-2026» халыкара бәйгесенең финалы бүген «Рухыет» сараенда узачак. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә, 8 октябрьдә «Аваза» милли туристлык үзәгендә чараның бүләкләү тантанасы була. Анда җиңүче кызга автомобиль тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot