news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитетының хокукларын торгызды

Бүген Халыкара Олимпия комитетының Россия Олимпия комитеты хокукларын торгызуы билгеле булды.

«DFSU («Допингтан Азат Спорт») оешмасы Россия Олимпия атлетларының допинг-тестларының калган барлык нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Халыкара Олимпия комитеты барлык башка нәтиҗәләрнең тискәре булуын раслый ала. Шуңа күрә, Башкарма советның 25 февральдәге карарында күрсәтелгәнчә, Россия Олимпия комитетының гамәлләрен туктатып тору автомат рәвештә кире кагыла», - диелә оешма гаризасында.

Өстәп әйтик, 2023 елның октябреннән Россия Олимпия комитетына санкцияләр салынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot