news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара «Нәүрүз» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Халыкара «Нәүрүз» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 1 февральгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале 2023 нче елда Казан шәһәрендә 5-11 июнь көннәрендә узачак. Фестиваль Россия Федерациясенең республикаларыннан (Башкортостан, Татарстан, Алтай, Дагыстан, Крым, Хакасия, Саха-Якутия, Тыва, Татарстан, Чувашия), Казахстан, Азербайҗан, Таджикистан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка республикалардан театраль коллективларны җыячак.

XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышланачак, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100