Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкара мөселман киносы фестивалендә татарчага өйрәтүче «Ак бүре» мультфильмы күрсәтелде
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында «Мир» кинотеатрында «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультфильмын күрсәттеләр. Берничә серия бергә җыелган мультфильмны балаларга һәм аларның әти-әниләренә тәкъдим иттеләр.
Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе, «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» проекты җитәкчесе Фәрит Фарисов проект белән таныштырды. Ул проектның төрле яшьтәге балалар өчен булачагын әйтте.
«Беренче проект 4 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар өчен. Без барысы 90 мультфильм җыярга тиеш, шуларның 70е әзер. Бер мультфильм өч сүзгә исәпләнгән. Ул 100 секунд кына бара. Бу мультфильмны өч тапкыр караган һәр бала инде өч сүзне үзләштерә. Барлыгы 188дән 200 сүзгә кадәр өйрәнеп була. Анысы бала татар телендә аралаша алсын өчен. Алга таба зуррак яшьтәге балалар өчен дә ясаячакбыз, сүзләр катлаулырак булачак», – дип сөйләде Фәрит Фарисов.
«Ак Бүре» анимацион сериалы – балаларда татар телен һәм татар мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән инновацион проект. Мультфильмның төп герое кечкенә бүре баласы Ак Бүре һәм аның дуслары балаларны татар сүзләренә һәм әйтемнәренә, мәдәнияткә өйрәтә.
Мульфильм күрсәтелгәннән соң балаларга төрки халыклар эпосына нигезләнгән яңа компьютер уены «Батыр: батыр турында хикәя», виртуаль чынбарлык паркы турында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз