Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкара эзләүдәге Finiko финанс пирамидасы нигез салучысы Сабировны Россиягә кайтардылар
Халыкара эзләүгә игълан ителгән Finiko финанс пирамидасы нигез салучысы Эдвард Сабировны Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Россиягә кайтардылар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
«Бүген Дубай аэропортында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең компетентлы органнары Россия Эчке эшләр министрлыгының Интерпол милли үзәк банкы вәкилләренә җинаятьчел бергәлек оештыруда һәм аны җитәкләүдә, шулай ук аеруча зур күләмле мошенниклыкта гаепләнүчене тапшырдылар», — дип хәбәр итте Волк.
Исегезгә төшерик, 2018-2021 елларда пирамиданы оештыручылар гражданнарга, акчаларын кыйммәтле кәгазьләргә һәм криптовалютага салып, табышны арттырырга вәгъдә иткән. Әмма криминаль структурада катнашучылар чынлыкта инвестицияләр белән шөгыльләнмәгән.
Нәтиҗәдә 7,7 меңнән артык зыян күрүчегә миллиард сумнан артык зыян китерелгән.
Сабиров чит илгә качты. Аны РФ Генераль прокуратурасы кушуы буенча халыкара эзләүгә игълан иттеләр. Ул 2022 елның ноябрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре территориясендә кулга алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз