news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара этноспорт фестивален 2025 елда Казанда уздырырга планлаштыралар

Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе эгидасы астында үткәрелә торган халыкара фестивальне 2025 елда Казанда уздырырга планлаштыралар. Бу планнар турында Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, бу юлы форум Антальяда узды, анда Татарстан делегациясе дә катнашты.

«Без мондый чараларны һәр юлы төрле урыннарда оештырабыз. Киләсе елда — без бу хакта инде әйткән идек — Россия Федерациясендә, Казанда уздырырга планлаштырабыз», — дип Эрдоган цитатасын китерә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

16-18 февральдә Антальяда Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе эгидасы астында «Традицион спорт төрләрен торгызу» Халыкара форумы һәм фестивале узды. Аның нәтиҗәләре буенча этноспорт фестивален 2025 елда Казанда уздырырга карар ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot