Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкара дәрәҗә, яңа медаль һәм фильм: Тукайның 140 еллыгына нинди яңалыклар көтелә?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Габдулла Тукай премиясенең статусын үзгәртү кыенлыклары, киләчәктә фильм төшерү ихтималы, шагыйрь мирасының өйрәнелү торышы һәм 2026 елда куелачак яңа һәйкәлләр турында сөйләштеләр.
Тукай премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәве хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, премияне дөнья күләменә чыгару өчен 10 ел вакыт кирәк булачак.
«Без Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исемен үзгәртү хакында фикер алышкан идек. Сүз аны дөнья күләменә чыгару турында бара. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләрдә бүген зур эшләр алып барыла, музейлар эшли, фән белән шөгыльләнүчеләр, иҗатчылар бар, архивлар эшли, еш кына архивларда төрле документлар табылып тора. Шуңа күрә премиянең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Бу бүгенге көндә авыр эш, авыр сорау, без аны берникадәр җиңелрәк күз алдына китергән идек. Бүгенге көндә әлеге сорау ачык кала», – дип искәртеп узды ул.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләчәктә премия дәрәҗәсен үстерү генә түгел, аның күләмен арттыру да планлаштырыла. Моннан тыш, Тукай исемендәге медаль булдыру идеясе дә карала. Рифкать Миңнеханов фикеренчә, премия халыкара дәрәҗәдәге статуска ия булганнан соң әлеге идеяне тормышка ашыру җиңелрәк булачак.
Премиянең халыкара дәрәҗәсенә килгәндә, Рифкать Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе татар шагыйренең 150 еллыгына кадәр бу мәсьәләне Россия Федерациясе дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә тырышачакларын искәртте.
«Дәүләт дәрәҗәсендәге премияне халыкара статуслы итү мәсьәләсе җиңелрәк булачак. Минемчә, бүген без башкарган эшләр закончалыклы рәвештә Габдулла Тукай премиясенең Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кабул ителүе белән тәмамланачак. Нәтиҗәләрне 10 елдан соң ясарбыз, аңа кадәр туктамыйча эшләячәкбез», – дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Рифкать Миңнеханов шулай ук шагыйрь турында фильм төшерү сораувына да тукталды. Аның сүзләренчә, әлеге идеяне тормышка ашыру өчен финанс мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
«Бүгенге көндә Тукай образы татар театрларында тәкъдим ителә. Фильм төшерү мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында зур, матур фильм әзерләнә. Киләчәктә әлеге идеяне дә тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Әлегә Тукай исемендәге медаль дә юк, без моның белән шөгыльләнәбез. Икенче юбилейга барысы да әзер булыр дип уйлыйм. Фильмда уйнарлык актерлар да бар. Мәсәлән, Эмиль Талипов әзер артист», – дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«2026 елда дүрт җирлектә Тукайга бюст кую планлаштырыла»
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бөек шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан татарлар яшәгән һәрбер төбәктә тантаналы чаралар узачагын искәртеп узды.
«Тукаебызны зурлау, истәлеген мәңгеләштерү Татарстанда узган чаралар белән генә чикләнми. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмалары тарафыннан әдипнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе оештырыла. 2026 ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татар дөньясы өчен «Тукай елы» дип игълан ителде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге тәкъдим хупланды. Без ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 661 чарасыннан торган гомуми планда да Габдулла Тукай елы кысаларында күпчелек чаралар татар халкы яшәгән төбәкләрдә һәм чит илләрдә уздырыла», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Данис Шакиров быел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 4 төбәктә шагыйрьгә бюст куелачагын искәртте. Хәтер нокталары Россия төбәкләрендә һәм Казахстан республикасында урнашачак.
«Быел дүрт җирлектә Тукайга бюст кую планлаштырыла. Алар – Түбән Новгород, Чиләбе, Омск өлкәсе һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрендә урнашачак. Аерым яссылыкта барлык татар дөньясын туплап, без 15-17 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясе белән берлектә «Туган тел» форумы оештырачакбыз. 25-26 апрельдә «Татарча диктант» чаралары узачак. Аларның да темасы Тукайга багышлана. Алга таба да конгресс эшчәнлегендә бөек шәхесебезнең исемен мәңгеләштерү даими һәм өзлексез рәвештә дәвам итәчәк», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бүгенге көндә Тукай фәне ни хәлдә?
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов бүгенге көндә Габдулла Тукай мирасын өйрәнү актуальме, яшь галимнәр әлеге юнәлештә эзләнүләргә алынамы дигән сорауга җавап бирде.
«Кызганыч ки, бүгенге көндә гуманитар фәннәр, татар әдәбияты белән кызыксынучылар артык күп дип әйтә алмыйбыз. Әмма шул ук вакытта без һәр елны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлегенә ике аспирант алабыз. Ягъни, яшь галимнәрне үстерү буенча максатчан эш алып барыла», – дип искәртте ул.
Әлфәт Закирҗанов хәзергесе вакытта әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып барган галимнәрне дә атады.
«Татар теле, әдәбият укытыла торган уку йортларында, фәнни оешмаларда Тукай белән шөгыльләнәбез. Бу Казан федераль университетының әдәбият кафедрасы, Алабуга институты, Чаллы шәһәрендә педагогика институты – аларның һәрберсендә татар теле, әдәбият өйрәнелә һәм галимнәр үзләренең мәкаләләре белән һәрдаим төрле конференцияләрдә, җыеннарда катнашып киләләр. Бу өлкәдә әйдәп баручы галимнәр дип мин Дания Заһидуллина, Марсель Ибраһимов, Нурфия Йосыпованы атар идем. Алар даими рәвештә, максатчан мәкаләләр, китаплар бастырып киләләр», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Радик Салихов: «Тукай һәм аның мирасы тарихчылар өчен иң актуаль коралларның берсе булып кала»
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов Габдулла Тукай шәхесенең һәм аның иҗади мирасының бүгенге тарих фәне өчен никадәр мөһим булуын билгеләп үтте. Галим фикеренчә, Тукай калдырган мирас тарихчылар өчен иң актуаль инструментларның берсе булып кала.
«Тукай һәм аның мирасы тарихчылар өчен иң актуаль коралларның берсе булып кала. Чөнки шагыйрьнең шигърияте һәм иҗат юлы тулысынча тарихи чыганаклар белән сугарылган. Тукайның татар халкы һәм Татарстан Республикасы халыклары тарихы турында үз күзаллавы булган, һәм бу караш бүгенге көндә дә бик актуаль һәм заманча. Бүгенге көндә без архив тикшеренүләрен дәвам итәбез, фәнни конференцияләр үткәрәбез. Безнең бик күп яңа юнәлешләребез бар, шул исәптән татар халкының көндәлек тормышын һәм социаль антропологиясен өйрәнү буенча да. Тукайның һәм аның фикердәшләренең рухы һәрвакыт безнең белән, без бу юнәлештә эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип сөйләде ул очрашуда.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Башкортстанда Тукайның 140 еллыгы ничек узачак?
Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Идрис Газиев Башкортстан татарлары бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгын ничек билгеләп үтәчәкләре хакында сөйләде.
«Башкортстан татарлары өчен Тукайны искә алу, юбилей чаралары белән генә бәйләнмәгән, гомумән Тукай иҗаты безнең көнкүрештә. Беренче чиратта ул татар мәктәпләрендә – безнең татар җанлы укытучыларыбыз балаларга татар телендә тәрбия бирәләр, һәм киләчәк буынны аның шигырьләре үрнәкләрендә үстерәләр. Бездә һәр елны балалар һәм яшүсмерләр өчен «Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе» оештырган «Тукай моңнары» дигән бәйге уза. Әлеге бәйгегә балалар ел буе әзерләнәләр. Ул үз эченә төрле юнәлешләрне – җыр, шигырь сөйләү, театрны ала, моңа бик күп балалар җәлеп ителә. Минемчә, Тукай турында сөйлибез икән, беренче чиратта без балалар турында уйларга тиеш. Безнең тәрбия, телне саклау шуннан килә. Әлеге юнәлештә бәйге үзенең ролен уйный. Аның нәтиҗәләре 26 апрель көнне Татар дәүләт «Нур» театры бинасында узачак», – дип сөйләде ул.
Идрис Газиев шагыйрьгә багышланган төп чара 26 апрель көнне Уфада узачагын искәртеп узды.
«Төп чаралар, билгеле, Тукайның туган көнендә Уфада «Нур» театры каршындагы зур мәйданда уза. Ул чәчәкләр салудан башлана, чарада барлык шәһәр халкы катнаша, анда шигырьләр укыйбыз, җырлар башкарабыз, аннан инде залга күчәбез. Быел да әлеге әһәмиятле бәйрәм чарасы зур форматта узачак. Мин дә җырчы буларак әлеге бәйрәмнәрдә катнашам, халык җырларын җырлыйм. Быел исә үз теләгем белән 1975 елда Алмаз Монасыйпов тарафыннан җиде Габдулла Тукай шигыренә камера оркестры һәм тавыш өчен язылган вокаль-симфоник поэмасын башкарачакмын», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз