Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халык язучысы Марсель Галиевнең Алтай сәяхәтләреннән фотокүргәзмә ачылды
«Татмедиа» галереясында Марсель Галиевның «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе ачылды.
«Мин соңгы өч елда дүрт мәртәбә Алтайда булдым. Барган саен ул минем өчен күбрәк ачыла бара», - диде язучы фотокүргәзмәне тәкъдим итеп.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Марсель Галиевнең фоторәсемнәрендә фәлсәфә ятуын ассызыклады. «Уникаль күренеш - Марсель Галиев тагын бер профессиональ берлеккә - республиканың Фотографлар берлегенә дә керүен әйттеләр», дип хәбәр итте ул.
Фотографлар берлеге рәисе Рамил Галиев Марсель Галиевнең фотоэшләре профессиональ дәрәҗәдә булуына игътибар юнәлтте.
Фотокүргәзмә ачылу тантанасында халык шагыйрьләре Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, халык язучысы Рабит Батулла һәм башкалар чыгышлар ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз