news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык театрын оештыручы Мөслимә Гайниева: Драматургия проблемасы бар, әсәрләр җитешми

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева – 40 елдан артык авыл җирендә мәдәни тормыш булдырып яшәүче кешеләрнең берсе. Минзәлә районындагы «Нур» халык театры – аның иҗат җимеше. Мөслимә ханым халык театрының оешуы, очрашкан проблемалары турындагы фикерләре белән уртаклаша.

Халык театрын оештыручы Мөслимә Гайниева: Драматургия проблемасы бар, әсәрләр җитешми
Фото: © Гайниевларның гаилә архивыннан

«Безнең мәдәният йортында халык театры да эшли, фольклор ансамбле дә бар. Бергәләп нәрсәләр генә уздырмадык! Урам бәйрәме, Гармунчылар бәйрәме – үткәрмәгән бер чара да калмады. Быел да Беренче көлтә бәйрәмен бергә үткәрдек. Ике бабайны кашевар (аш пешерүче) итеп куйдык. Өйдә кайнаткан шулпага умач уып, басуда пешердек, өйдә пешкән ипиләр алып бардык. Ул бәйрәмне ел саен үткәрәбез, комбайнчылар көтеп ала. Байрак һәм ташбака төшкән чыпта алып барабыз. Элек шулай иткәннәр – беренче булганга кызыл байрак бирелгән, артта калган бригадага ташбака төшкән киндер биргәннәр.

Тауасты Байлар авылында халык театрының башлангычы балалар белән куя башлаган спектакльләргә барып тоташа. Мәктәптә балалар күп иде, 2001 елда алар белән Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан әсәрләрен куя башладык, Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятен куйганны яхшы хәтерлим. Халык театрлары гөрләп эшли башлады бит инде ул вакытларда. Без дә өлкәннәр белән дә этюдлар эшли башладык. Шулай итеп үзешчән театр оешып китте. 2007 елда эшебезне республикада халык театрларының координаторы булган Камил абый Саттаров килеп карады да, безгә «Халык театры» исеме бирделәр.

Драматургия проблемасы бар, әсәрләр җитешми. Бигрәк тә үсмерләр өчен әсәрләр юк – анысы мәктәпләр өчен дә кирәк. Уйныйсы килгән яшьләр дә бар. Актанышлар, әнә, каяндыр табып, ятрак әсәрләр дә куялар. Халык театрларының күбесендә бер үк әсәрләр. Ниндидер әсәр тапсам, интернетны ачып карыйм – теге дә куйган, бу да куйган булып чыга», – ди ул.

Мөслимә Гайниева белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot