Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халык тәкъдиме буенча «Тәбриз» скверында тыныч ял итү зонасы төзиләр
Казанның Мәскәү районында 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә җиңгән «Тәбриз» скверын төзекләндерү башланды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, «Тәбриз» скверын яңартуның беренче проекты балалар уен зонасын зур мәйданда урнаштыруны күздә тоткан. Әмма «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру вакытында күрше ишегалларының күбесендә заманча уен мәйданчыклары барлыкка килгән. Шуңа күрә тагын бер уен мәйданчыгы бөтен җирдә төзелгән объектларны кабатлау гына булыр иде. Бу хакта халык үзләре Тышкы төзекләндерү комитеты һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе үткәргән очрашуларда сөйләгән.
Халык тәкъдиме буенча проектка төзәтмәләр кертелгән. Казан шәһәрен үстерү институты белгечләре уен зонасын тыныч һәм уңайлы ял итү урынына алыштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз