news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык санын алуның беренче нәтиҗәләре: Россиядә 147 миллионга якын кеше яши

2021 елның 1 октябренә Россиядә 147 млн кеше яшәгән. РИА Новости белән бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре белән Росстат башлыгы Павел Малков уртаклашты.

Депутат сүзләренчә, ахыргы нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак. Күрсәтелгән саннардан аерма сизелерлек булмас дип көтелә.

«Бүген без беренче санны атыйбыз: илдә якынча 147 миллион кеше. Монда тагын аз гына төгәллек кертеләчәк, без мәгълүматларны эшкәртүне төгәллибез. Әмма бу саннардан тайпылышлар 0,3 проценттан да артмаячак», - диде Малков.

Росстат башлыгы сүзләренчә, аерым төбәкләрдә халык саны турында төгәл мәгълүматлар әлегә юк.

Халык санын алу барышында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталы, исәп алучылар планшеты, стационар исәп алу участокларында, шулай ук кәгазь битендә җыелды.

«Хәзерге вакытта базаларны берләштерү, кабатлауларны чистарту һәм мәгълүматларның бер-берсенә бәйле булуын тикшерү буенча эш алып барыла», - дип аңлатты министрлык җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100