news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстан халкы 4 миллионнан артып киткән

Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 4 млн кеше яши, шуларның 3 миллионнан артыгы - шәһәр халкы. Мондый мәгълүматларны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте бастырып чыгарды.

«2010 елгы халык санын алу белән чагыштырганда, Россия Федерациясенең 28 субъектында халык саны артты. Россиянең иң күп халыклы төбәкләре - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Башкортстан һәм Татарстан. Аларда ил халкының өчтән бере яши», - дип билгеләп үтә статистика белгечләре.

Халык санын алуның башлангыч мәгълүматлары нигезендә, Россиядә урбанизация процессы дәвам итә: халыкның 75 проценты - шәһәр торак пунктларында, 25 проценты авыл җирлегендә яши. 2010 елда шәһәр һәм авыл халкының чагыштырмасы 74 процент һәм 26 процент тәшкил итте.

Моннан тыш, илдә миллион-шәһәрләр саны 16га җиткән. Алар арасында Татарстан башкаласы Казан бар.

Исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре 2022 елның 31 декабренә кадәр билгеле булачак һәм басылып чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100