Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык сәнгате һөнәрләре техникумында «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды утырышы булды
Остаханәләр оештырылды, осталар белән очраштык. Биредә дизайнерлар, рәссамнәр, зәркәнчеләр һ.б. кеше тормышына кирәкле һөнәрләр үзләштерелә, - диде Флюра Абдуллина.
Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумында Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды утырышы узган. Зыялы ханымнар бүгенге вәзгыятьтәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.
«Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова эшчәнлекләре хакында сөйләде. Остаханәләр оештырылды, осталар белән очраштык. Техникумда «Зыялы ханымнар» клубын да оештырып җибәргәннәр. Техникумның ишеген ачып керүгә үзеңне сәнгать дөньясында хис итәсең. Биредә дизайнерлар, рәссамнәр, зәркәнчеләр һ.б. кеше тормышына кирәкле һөнәрләр үзләштерелә», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Аның әйтүенчә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы белән хезмәттәшлек итә. «Диварларыбызны студентларның иҗат җимешләре бизәп тора. Безнең чараларда техникум студентлары педагоглары белән катнаша, мастер-класслар уза. Яшьләр техникум тәмамлаганнан соң, Казан кооператив институтына укырга килә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз