news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Халык контроле»нә хәзер диспансеризация узу сыйфаты турында хәбәр итәргә мөмкин

«Халык контроле» системасына сәламәтлек саклау һәм диспансеризация мәсьәләләре буенча яңа юнәлеш кертелде. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская хәбәр итте.

«Быел ук медицина ярдәме күрсәтү һәм табибларга язылу мәсьәләләре буенча 255 мөрәҗәгать килде. Һәм менә, без диспансеризация узу буенча яңа категория кертәбез, анда халыкның медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнүе исәпкә алыначак», - дип сөйләде Сария Сабурская.

Шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил табибта булганнан соң күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын бәяләү мөмкинлеге турында да искәртте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта системага 420 меңнән артык бәя кергән инде. «Халык контроле» системасының яңа категориясендә игътибар нәкъ менә диспансеризация узуга тупланган, диде Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100