news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык һөнәрчеләренә 300 – 500 мең сумлык унике грант биреләчәк

Халык һөнәрчелегенә ярдәм йөзеннән Татарстан Хөкүмәте грантларына гаризалар кабул ителә.

«2022 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәте гамәлгә куйган грантларга гаризалар кабул итү вакыты 15 октябрьгә кадәр озайтылды», дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Грантлар халык һөнәрчеләренә иҗади проектларын тормышка ашырырга шартлар тудыру, халык гамәл сәнгате традицияләрен киләчәк буынга тапшыруга ярдәм итү өчен тәкъдим ителә.

Грант акчасына проектны тормышка ашыру өчен җиһазлар, инструментлар һәм эшләнмәләр ясый торган материаллар алырга мөмкин.

Барлыгы 12 грант бирү каралган. Шуларның бишесе 500 мең сумлык, дүртесе – 400 мең сумлык, өч грант 300 мең сумлык.

Документлар Мәдәният министрлыгы бинасының 205 кабинетында кабул ителә. Грант бирү шартлары язылган нигезләмә белән Мәдәни ресурслар үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100