news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Халык җәүһәрләре» районнар буйлап концертлар куячак

Рифат Фәттахов: «Безнең хыялыбыз – «Халык җәүһәрләре»н аерым милли-мәдәни фестиваль итү».

«Халык җәүһәрләре» районнар буйлап концертлар куячак

Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында «Халык җәүһәрләре» проекты районнар буйлап концертлар куячак. Узган ел башланып киткән проект районнардагы үзешчән артистларны туплаудан гыйбарәт.

Журналистлар белән очрашуда Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов «Халык җәүһәрләре»н Ваһапов фестивале кысаларыннан чыгарып, аерым милли-мәдәни фестиваль итәргә теләүләрен әйтте.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Безнең хыялыбыз – «Халык җәүһәрләре»н аерым милли-мәдәни фестиваль итү. «Халык җәүһәрләре» Рәшит Ваһапов фестиваленең бер проекты буларак бара. Ваһапов фонды белән Ваһапов фестивале аерыла. Ваһапов фестивале – үзе Ваһапов фондының бер проекты. «Халык җәүһәр»ен дә фонд проекты итәсебез, башка чыгарасыбыз килә», – диде Рифат Фәттахов.

«Халык җәүһәрләре»нең узган елгы катнашучысы Сабадан Рисәнә Мостафина проектка рәхмәтен белдерде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Без гомер буе халык алдында җырладык. Микрофонның нәрсә икәнен белмәдек. Җырлаган өчен бер тиен дә алмадык. Мәдәният өлкәсендә эшләгән бик күп талантлар акчасыз калды. Ә Рифат Әхмәтович безне, чынлап та, зурлады. Без «Халык җәүһәрләре» концертында тамашачыга милли моңны җиткерергә тырыштык. Барыбызны да җылы кабул иттеләр. Шунысы сөендерә: ничә елдан соң да безне таныдылар», – дип сөйләде Рисәнә Мостафина.

«Халык җәүһәрләре» концертларында Мамадыштан Гөлнәзирә Талипова, Буадан Резидә Хөсәенова, Яр Чаллыдан Равил Гәрәев, Сабадан Рисәнә Мостафина, Актаныштан Азат Нургалиев белән Инсаф Хәбибуллин, Азнакайдан Миргаяз Шәрәфиев, Арчадан Илмира Заһидуллина, Түбән Новгородтан Шамил Мостафин катнашачак.

Проектның сценарий авторы һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Узган ел «Халык җәүһәрләре» Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә концертлар куя. Быелгы концертлар проектның узган елгы геройларының туган районнарында куелачак. 7 октябрьдә Казанның «Сәйдәш» концертлар залында өстәмә концерт булачак.

Концертлар графигы:

24 сентябрь – Уразавыл (Түбән Новгород өлкәсе)

26 сентябрь – Саба

27 сентябрь – Арча

29 сентябрь – Буа

1 октябрь – Мамадыш

2 октябрь – Актаныш

3 октябрь – Азнакай

7 октябрь – Казан (»Сәйдәш» концертлар залы)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100