news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык артисты Миңгол Галиев «Шифалы моң» дип аталган истәлек концерты тәкъдим итәчәк

«Халыкка шоу түгел, ә бер җылы истәлек концерты кирәк», – ди җырчы.

Халык артисты Миңгол Галиев «Шифалы моң» дип аталган истәлек концерты тәкъдим итәчәк
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев «Шифалы моң» дип аталган истәлек концертын тәкъдим итә. Концерт 26 октябрьдә Николай Ершов урамы, 57а йортында урнашкан «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 19:00 сәгатьтә башлана.

Концертта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, РФ югары һөнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, татарның җыр сәнгате үсешенә, артистлар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән педагог-профессор Миңгол Галиев башкаруында татар моңнары яңгыраячак, «Фантазия» Казан шәһәре кызлар джаз-оркестры катнашачак.

  • Миңгол Вәгыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстанның Мамадыш районы Иске Комазан авылында туган. Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып бара, музыкаль конкурсларда жюрида эшли. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде.
  • Татарның җыр сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңгол Галиевның җырлавын Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Әстерхан, Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Саранск, Ухта, Воркута, Омск, Оренбургта; Баку, Кишинев, Таллинн кебек якын чит илләр башкалаларында ишетеп, үзен шәхсән күреп беләләр. Гастрольләр белән ул төрле елларда Чехословакия, Төркия, Япония, Болгария, Румыния, Швеция илләрендә булган. Фондларда аның башкаруында 100дән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100