Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халык артисты Азат Тимершәех Тукай әдәби музеенда иҗат кичәсен үткәрде
Габдулла Тукай әдәби музеенда җырчы, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех концерты булды. Иҗатташ дуслары: баянда Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев, нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, моңлы тавыш иясе Илдар Шаһидуллин тамашачылар өчен кичәдә чыгыш ясады.
«Программада татар композиторлары әсәрләре, татар халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Тукай музеенда эшләп килүче «Музей йолдызлыгы» клубы әгъзалары рәхмәт сүзләре әйтте. Алар концертның эчтәлекле булуын, Әлфия Хәбибуллина яңгыраткан шигырьләр күңелне эретүен билгеләп үтте», – диде «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова.

«Азат Тимершәех иҗатына мин яшь чактан ук гашыйк. Яшь чакта Түбән Камада яшәгәндә концертларына бик еш йөрдек. Җыр сәнгате йолдызы Азат күңелләрне иркәләде, үткәннәргә алып кайтты. Монда артист белән якыннан танышасың, аның турында байтак мәгълүмат аласың», – диде тамашачылар һәм концертны оештырган өчен Тукай музее коллективына рәхмәт әйттеләр», – диде ул.
«Халык әйтсә – хак әйтә, дигән әйтем бар. Без үз чиратыбызда мондый матур чараларда катнашу өчен артистларны, тамашачыны көтеп калабыз», – диде Әлфия Шәрипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз