news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Фото: dumrt.ru

10 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырылды.

9 майда «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында 75 катнашучы арасында сайлап алу туры үтте, шуларның 26сы финалга чыкты. 10 майда финал Урыссу гимназиясендә дәрәҗәле кунаклар һәм жюри катнашында узды.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, конкурсны оештыручы, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин мөрәҗәгать итте.

Конкурска катнашучылар Казан, Мәскәү, Уфа, Ижевск кебек шәһәрләрдән, шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан: Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Ютазы, шулай ук Мордовия, Удмуртия һәм Башкортстаннан килде.

Бәйгенең төп турына төрле дини уку йортларыннан: Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән, Россия ислам институтыннан, «Рәшидә» Коръән өйрәнү үзәгеннән, Буа мәдрәсәсеннән, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсеннән, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсеннән һ.б. катнашучылар үтте.

Иң яшь катнашучыга 7 яшь булса, иң өлкәненә 60 яшь иде.

Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә сынады:

1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү.

2. Коръәннең 8 (23-30) җүзен яттан белү.

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Моннан тыш, һәр катнашучы активлыгы өчен кызыксындыру бүләкләре һәм грамоталар алды.

Әйтергә кирәк, «Коръәнне тулысынча яттан белү» номинациясендә җиңүче төп бүләкне –гомрәгә юллама алды. Әлеге бүләккә Шоира Ашурова (Стәрлетамак, Башкортостан) лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100