news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халисә Мөдәррисова сигез метр озынлыктагы шәҗәрәсен күрсәтте: Монда 1500 кеше исеме бар

«Үзеңнең кем икәнеңне танып белү – халкыңның кем икәнен белү ул, телеңнең кайдан чыкканын, аның кадерен, киләчәккә баруның юлын күрсәтә», - диде шагыйрә

Халисә Мөдәррисова сигез метр озынлыктагы шәҗәрәсен күрсәтте: Монда 1500 кеше исеме бар
Зилә Мөбәрәкшина

Шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәррисова Нуриман районы үзәк китапханәсендә сигез метр озынлыкта ясалган шәҗәрәсен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, шәҗәрәдә 1500 кешенең исеме бар.

«Без Минзәлә ягыннан (хәзерге Актаныш районы) күчеп килгәнбез, дип әйтә иде әбием. Рәбига әби революциягә кадәр Кызыл яр авылыннан Габделкадыйр, Габделнасыйр, Габделсабир, Габделбасыйр һ.б. биш-алты туганыбыз килеп урнашканын әйткән иде. Район советы урнашкан җирдә Җияш дигән урам булган. Алар Актаныш районы Иске Җияш авылыннан күчеп килгән. Өч мәхәллә, мәчет төзүне оештырганнар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә

Шагыйрә Иглин районы Үктәй авылында үскән. «Тамырларым – Нуриман районы Кызыл яр авылыннан. Кечкенә чагымда әбием белән Кызыл яр авылына килә идек. Бер җирдә кочып ала алмаслык биш-алты тупыл агачлары үсә иде. Шунда әбием: «Агачлар яныннан үткәндә «бисмилла» дип әйтеп, догаларыңны укы. Монда әби-бабаларыбыз ята», - дип әйтә иде. Шул колакка кереп калган иде», - дип аңлата ул.

Халисә Мөдәррисова сигез метрлы шәҗәрәне бер ел эчендә әзерләгәннәрен әйтте. «Актанышта Йосыф Хуҗин дигән тарихчыга мөрәҗәгать иттек, ул Иске Җияш авылы тарихын өйрәнгән булып чыкты. Архивларны өйрәнеп, тикшерелгән материалны алып кайтып, шәҗәрә эшләдек. Баштан без аны зур ватманга кулдан язып чыктык. Аннан соң зур пленкага эшләдек. Барлык туганнарга җыелышырга тәкъдим иттек. Клуб тулы иде – барлык туганнар диярлек килде. Ярты Кызыл яр авылы безнең нәсел булып чыкты», - диде ул.

Аның фикеренчә, үз-үзеңне аңлау, кем икәнеңне тою һәркемдә булырга тиеш. «Кеше үзенең нәселен, тамырын белергә тиеш. Үзеңнең кем икәнеңне танып белү – халкыңның кем икәнен белү ул, телеңнең кайдан чыкканын, аның кадерен, киләчәккә баруның юлын күрсәтә», - диде ул.

Шагыйрә хәзерге вакытта иҗат белән шөгыльләнүен, киләсе елда 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә Татарстан китап нәшриятында яңа китабы чыгуы турында әйтте.

«Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон белән «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин шагыйрәнең Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында «Бәхет хакы» спектакле инде ун ел барганлыгын искәртте. «Яңа китаплары бер-бер артлы дөнья күрә тора, матбугатта кызыклы язмалары, истәлекләре даими басыла килә», - диде алар.

Нуриман районы үзәк китапханәсе җитәкчесе Эльвера Шәйхлисламова китапханә эшчәнлеге белән дә таныштырды. Китапханәдә «Казан утлары»ның йөз еллыгы уңаеннан стенд куелган иде. «Гомуми фондта 37 мең китап бар, 25 меңен калдырырга кирәк, иске китапларны макулатурага тапшырабыз. Китапханәгә йөрүчеләр бар, күбрәк олы яшьтәге кешеләр килә. «Сөембикә», «Казан утлары», «Диләфрүз» журналларын укыйлар», - диде ул.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Түбән Кама һәм Мөслим китапханәләреннән үрнәк алырга кирәклеген әйтте. «Алар бөтен архивны компьютерга күчергән, студентлар, өлкән буын теләсә кайсы китапны эзләп таба ала. Шушы ике китапханә иң алдынгысы дип исәплим», - диде ул.

Китапханә җитәкчесе «Яңа буын китапханәсе» проектында катнашу максатыннан, китапханә бинасында капиталь ремонт булачагын әйтте. «Җиде миллион акча оттык. Киләсе елда китапханәне төзекләндереп чыгарырга ниятлибез. Кирәкле җиһазлар, җайланмалар алырга телибез», - диде ул. Очрашу күмәк фотога төшү, китап-журналлар бүләк итү белән тәмамланды.

  • Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова — татар шагыйрәсе, 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә дөньяга килә. Балачагы Иглин районы Үктәй авылында уза. 1970-1975 елларда Халисә Мөдәррисова Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегендә белем ала. Уку елларында ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында басмаларында актив языша.
  • Университетны тәмамлаганнан соң, Халисә Мөдәррисова Илеш районында — укытучы, 1981-1985 елларда Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә — мәктәп мөдире, 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында сәркатиб һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазифаларын башкара. 2000 елдан шагыйрә — Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе.
  • Халисә Мөдәррисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Шәмәхә төн» (2003) исемле китабы басылып чыга. Халисә Мөдәррисова проза әсәрләре — хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьлар авторы буларак та китап сөючеләргә таныш.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100