news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халисә Мөдәрисова: Туган телнең кысрыклануы – татар, башкорт балалары өчен уртак мәсьәлә

«Югары уку йортларына әзерлегең кирәкле дәрәҗәдә булса, милләтең кем булуына карамыйлар. Һәр җирдә дә профессиональ әзерлек кыйммәт бәяләнә», - диде шагыйрә.

Халисә Мөдәрисова: Туган телнең кысрыклануы – татар, башкорт балалары өчен уртак мәсьәлә
Зилә Мөбәрәкшина

Шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова мәктәпләрдә туган телнең кысрыклануы татар балалары өчен дә, башкорт балалары өчен уртак мәсьәлә дип саный.

«Туган телнең торышы барыбызны да борчый, уйландыра. Компьютер, it-технология, «урам мәктәбе» балаларны гына түгел, ата-ананы да туган телдән биздереп бара. Җитмәсә, мәктәптә дә нинди телдә укуны ата-ана баласы өчен үзе сайлап ала, чөнки БДИ бер генә телдә кабул ителә. Хәтта хәзер нәнәй-картатайлар да – бик «грамотныйбыз», оныклар белән күбрәк ана телендә түгел, бала телендә сөйләшәбез», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Халисә Мөдәрисова мәктәптә эшләмәсә дә, туган тел дәресләренең ике милләт балалары өчен дә бертигез дәрәҗәдә диярлек бирелгән булуын әйтте. «Югары уку йортларына әзерлегең кирәкле дәрәҗәдә булса, милләтең кем булуына карамыйлар. Һәр җирдә дә профессиональ әзерлек кыйммәт бәяләнә», - диде Халисә Мөдәрисова.

«Башкортстан – уникаль төбәк ул. 120ләп милләт халкы яши монда. Һәр гаиләдә дип әйтерлек катнаш никахлы парлар яңа оя кора. Без моңа өйрәнгәнбез, гайре табигый итеп кабул итмибез. Һәр ныклы гаиләдәге кебек үк үз сорауларын да, үз чишелешләрен дә үзебез хәл итәргә тырышабыз. Чөнки үз дөньяңның нечкәлекләрен синнән башка кеше аңлый да, белә дә, чишә дә алмый», - диде шагыйрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100