Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халисә Мөдәрисова: «Бәхет хакы» спектакле Фидан Гафаровны күз алдында тотып язылмады
«Фиданның тормышындагы вакыйгаларны мин белми идем. Ходай җиткергән булып чыкты, чыннан да, кайбер вакыйгалар аның язмышына да тап килә», - диде пьеса авторы.
Шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова »Бәхет хакы» спектаклен Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров язмышын күз алдында тотып язмавын әйтте.
«Бәхет хакы» дигән спектаклегез инде 10 ел дәвамында Мәҗит Гафури театрында аншлаг белән куела. Фидан Гафаров Зариф ролен чын йөрәген биреп башкара. Әсәр башта повесть булып язылды, басылып чыкты. Язылганда төп герой Зариф образы Фиданның язмышын күз алдында тотып язылмады, аның тормышындагы вакыйгаларны мин белми идем. Ходай җиткергән булып чыкты, чыннан да, кайбер вакыйгалар аның язмышына да тап килә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
Халисә Мөдәрисова фикеренчә, спектакльдәге вакыйгалар һәр тамашачыга кагыла. «Чөнки спектакльдә кеше язмышлары, тормыш сурәтләнгән. Һәркем үзен таный. Еш шалтыраталар: «Халисә ханым, кайдан белдегез сез минем тормышны?» – диләр. Димәк, кешеләргә җиткерергә теләгән уй-фикерләр максатына барып җиткән булып чыга», - диде уо.
«Төп герой Зариф гамәлләренең бәясе пьесаның исемендә шифрланган: «Бәхет хакы». Пьесада кызыл җеп булып «Бәхетле булыр өчен, кемнедер бәхетле итәргә кирәк» дигән хакыйкать ята», - диде пьеса авторы.
Әсәр музыкаль мелодрама итеп эшләнелгән. Композитор Мөдәрис Гәзетдинов 10 җырга көй язган. «Гомумән, спектакль бик югары иҗади дулкында язылды. Талантлы режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштерде. Бүген дә театрның олы буын артистлары белән бергә талантлы яшьләре дә тамашаны бик теләп hәм яратып башкара», - диде Халисә Мөдәрисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз