news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Халисә” Коръән укучылар бәйгесенә 80 хатын-кыз гариза биргән

15 майда (Шәүвәл аеның 14нче көнендә) Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә.

Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәазрәте хәбәр итте.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларын билгеләү максатыннан уздырыла.

Хәзерге вакытта бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Өч ай дәвамында Россиякүләм конкурста катнашучылардан гаризалар җыелды. Оештыру комитетына барлыгы 80 хатын-кыздан гариза килде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100