Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов: «Туган батыр» фестиваленә төрле милләт һәм дин вәкилләре килә
1 августта Алабуга шәһәрендә бишенче тапкыр «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак. Җәядән ату ярышларыннан тыш, программада тарихи мәчеттә күмәк намаз уку, һөнәрчеләр ярминкәсе, артистлар чыгышлары, шулай ук яшүсмерләр арасында көрәш буенча III республика турниры да бар.
Катнашучылар өчен милли киемдә булу мәҗбүри шарт булып тора. Образның нинди булуы мөһим түгел, ул төрле милләт вәкилләрен чагылдырырга, шулай ук төрле гасырларга карарга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белдерде.
«Конкурста катнашучыларга карата таләпләр костюмнарны тарихи яңадан торгызуны (реконструкцияләүне) күздә тота. Барлык киемнәр дә ул чорга максималь дәрәҗәдә туры килә, бу шул заман атмосферасына тулысынча кереп китәргә мөмкинлек бирә. Кунаклар һәм туристлар өчен бу борынгы болгарларның ничек яшәгәнен күрү өчен искиткеч мөмкинлек», – дип аңлатты ул.
Аның сүзләренчә турнирда елдан-ел төрле милләт вәкилләре катнашып килә.
«Турнирның төп максатларының берсе – безнең гореф-гадәтләребезне саклау, традицион җәядән атуны популярлаштыру, һәм динара, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Шуңа күрә безнең турнирда диненә, милләтенә карамастан һәрбер кеше катнаша ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, фестивальгә төрле милләт һәм дин вәкилләре килә. Бәйгедә чувашлар да, удмуртлар да һәм башка милләтләр дә катнаша. Һәрберсе үзенең милли костюмын тәкъдим итә», – дип сөйләде Хәлим хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз