Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәлил Шәйхетдинов: Нәтиҗәләре булган тренерлар бик яхшы хезмәт хакы ала
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Татарстанда тренерларның хезмәт хакы яхшы булуын әйтте.
Ул бу хакта герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирга багышланган матбугат очрашуында «Ялкын» журналы баш мөхәрире Илназ Фазуллинның: «Үсеш дигәндә балалар белән эшләүче остазларны, тренерларны күздә тотабыз. «Тренерларга акча җитми» дигән сүз бар. Аларның хезмәт хаклары күпме? Бу юнәлештә аларга күбрәк игътибар бирү ягыннан ниндидер перспективалар, өметләр бармы?» – дигән соравына җавап итеп сөйләде.
«Тренерларның хезмәт хакын әз димәс идем. Тренерларның уртача хезмәт хакы 40 меңгә якын. Билбау көрәшендә бер тренер 175 мең ала. Аның дөнья күләмендә җиңгән спортчылары күп. Иң күп хезмәт хакы алучы тренер синхрон йөзү буенча. Ул 225 мең ала. Ул күрсәткечләр тора, безнең хәзер өстәмә түләүләр бар, акча балалар санына карап та түләнә. «Авыл җирендә күрсәткечләр юк», – дип әйтерсез. Татар көрәшендә күрсәтергә була. Эшләгән кеше бүген ашлы. Шуңа күрә эшләргә кирәк. Кемнәр эшли, кемнең нәтиҗәләре бар, ул тренерлар бик яхшы хезмәт хакы ала. Кемнәр көн узсын, чалбар тузсынга гына йөри, аларның хезмәт хаклары 25 меңнән артмый», – диде ул.
Хәлил Шәйхетдинов Теләче районында эшләгәндә тренерлар белән булган очракны исенә алды.
«Теләче районында эшләгәндә үзем тикшерә идем. Көрәшчеләр ярышка киләләр дә, оттыралар, билләре кызара. «Тренировка юк», – дим. «Абый, безнең спортзалны ачмыйлар», – диләр. Үзем әйтмичә генә йөреп чыга идем – берсендә спортзал ябык, икенчесендә өч бала туп тибеп йөри. Нинди көрәш булсын анда? Тренерларны җыеп, өстәл янына ак кәгазь куя идем дә: «Егетләр, сез йә гариза язып китегез, йә эшләгез. Сезнең комбайнчы, тракторчы күршегез биштә торып чыгып китә, сезнең кебек ай саен хезмәт хакы алмый. Миңа ул кеше өчен оят», – дия идем», – ди Хәлил Шәйхетдинов.
Ул шулай ук, тренерларның эше авыр булуын да билгеләп үтте. «Мин тренерлар алдында баш иям», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
«Мөмкинлегем булса, мин аларга күбрәк түләр идем. Чөнки тренерлар ниндидер спорт төренә генә өйрәтми, алар әти дә, абый да, дус та, киңәшче дә, ярдәмче дә, психолог та, табиб та. Тренерлар бүген бик күп юнәлешләрне алып баралар. Алар егетләр-кызлардан җәмгыятьткә кирәкле шәхесләр ясыйлар. Еллар, гомерләр узган саен һәр спортчы үзенең тренерына рәхмәт әйтә», – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз