Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәлил Шәйхетдинов: Көрәш безне «Слово пацана»лардан, яман юллардан саклап калды
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш белән шөгыльләнүе аны начар юллардан саклап калуы турында сөйләде. «Көрәш безне яман юллардан, «Слово пацана»лардан саклап калды», – диде ул.
«Слово пацана»да бер урамнан йөриләр, без дә шул урамнан йөрдек. Минем беренче тренерым Рөстәм Кәлимуллин безгә ак сөлге бирде. Шул ак сөлгегә тотынып йөрдек. «КазаньХимСтрой»га тренировкага барган юлдан 25 метр ераклыкта гына хоккей мәйданчыгы иде. Анда әзмәвердәй 18-20 яшьлек утызлап егет, нинди эшләр башкарырга, дип киңәшләшергә җыела. Мин спорт факультетында укыйм, көчле егет, дәрт-дәрман да бар. Ул көчне кая да булса куяр өчен без дә шул хоккей мәйданчыкларына җыелыр идек. Без көрәшкә алданып, туры гына комплекска барып, йөреп кайта алдык. Көрәш безне күп кыек юллардан саклап калды», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Ул шуның өчен көрәшкә спорт төре итеп кенә карамавын да сөйләде. «Аның мәгънәсе бик тирән, бик зур», – ди Хәлил Шәйхетдинов.
«Тренерлар һәм көрәш төрләре егетләрне тәрбияли. Чөнки алар әти, гаилә башлыгы булырга тиеш. Гаиләдә югалып калмаска кирәк. Көрәштә тәртип тә кирәк, үзеңне халык каршына мәйданга чыгару, физик яктан әзерләнү дә зур хезмәт. Теләче районында минем белән көрәш белән шөгыльләнгән кешеләр бүген һәрберсе иң яхшы әтиләр, иң яхшы җитәкчеләр. Раил Нургалиевка да карагыз – мускулларын уйнатып утыра. Ул егет тә кайда булган булыр иде көрәшкә йөрмәгән булса», – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз