news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов Камилә Вәлиеваны спорттан читләштерү турында: Үзебездә дә гаеп бар

Хәлил Шәйхетдинов Камилә Вәлиеваны спорттан читләштерү турында: Үзебездә дә гаеп бар
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны дисквалификацияләүгә карата фикерен белдерде.

«Камилә Вәлиева бик аяныч хәлдә калды. Аны халык бик ярата, кешеләр бик борчыла. Әмма безнең үзебездә дә гаеп бар, спортчы андый халдә калырга тиеш түгел иде. Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк дип әйтәсем килә. «Акыллы кеше чишү юлын табар, зирәк кеше андый хәлдә калмый», диләр. Камилә яшь, тренерлары, функционерлары, табиблары бар, алар уйларга тиеш иде. Киләчәктә мондый әйберләр Камилә белән генә түгел, бүтән спортчылар белән дә булмасын өчен алар уйланырга тиеш», – диде ул «Татар-информ» журналистына.

  • Россиянең фигуралы шуу буенча командасы 2022 елдагы Олимпия уеннарында беренче урын яулаганнан соң, Камилә Вәлиева допинг – «Триметазидин» препараты куллануда гаепләнде. Россия юристлары бу препаратны кызның бабасы кулланган, бу маддә бабасы сыйлаган тәмле ризык аша кергән дип бара. Ике ел барган утырышлардан соң Спорт арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияде, аның соңгы 2 елдагы барлык казанышлары юкка чыгарыла. Россия җыелма командасының Олимпия медале дә тартып алынды.

«Бүген һәр кеше белә допинг кулланырга ярамаганын. Без аңлыйбыз – ул кулланган матдә аңа берничек тә ярдәм итми, әмма ул эш булган. Аның үзенең зирәклеге җитеп бетми, шуңа күрә аның тренерлары, функционерлары карарга тиеш иде», – дип фикерен кабатлап әйтте Хәлил Шәйхетдинов.

Спорт министрының беренче урынбасары, Камилә Вәлиева өчен әле тырышырлар, аның өчен көрәшне алып барырлар, бәлки дисквалификацияне ике елга калдырырлар дигән өметтә яшәвен әйтте. Әмма ул шансларның түбән булуын шәрехли. «Соңгы елларда спорттан зур сәясәт ясадылар. Без үскән вакытта «спорт сәясәттә түгел» дип әйтә торганнар иде, анда чисталык, матурлык, көч-куәт күрә торган идек. Бүгенге көндә кызганыч, бу принципларны үзгәзртеп баралар. Мин, шушы япь-яшь кызны кыерсытып, безне дә, халыкны да кыерсытырга телиләр дип уйлыйм», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның фикеренчә, Камилә Вәлиеваны читләштерү Олимпия уеннарында команда чыгышында икенче урын алган АКШ җыелма командасын җиңүче итеп калдыру өчен кирәк булган. «Судьялык буенча да, спортчыларны кертмәү буенча да дөньяда барган сәясәтне күреп торабыз. Бүген бөтен дөнья белән ябырылгач, адвокатлар Бөекбританиядән, берсе немец, тагын берсе американ булгач, мин көткән идем инде шундыйрак нәтиҗә булачагын», – диде ул.

«Күреп торабыз бит, бүген акны кара дип, караны ак дип күрсәтергә тырышканнарын. Әмма безне яклаучылар күбәйде – Азия, гарәп илләре, алар моның дөрес түгел икәнен күрә. Без дә тик ятмыйбыз, бүген Россия “Киләчәк уеннары», БРИКС уеннары оештыра, без хаклык белән җавап бирергә тырышабыз. Бүген Россия, Татарстан зур эшләр башкара, аларга каршы кара, пычрак эшләр белән түгел, ә якты, киләчәккә заман таләпләре белән җавап бирә торган гамәлләр белән аларга җавап бирәбез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100