news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәлил Шәйхетдинов: Без спорт өлкәсендә әйдәп баручы республикада яшибез

Хәлил Шәйхетдинов: Без спорт өлкәсендә әйдәп баручы республикада яшибез
Фото: Владимир Васильев, «Татар-информ»

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Татарстан Республикасының иң яхшы яшь спортчыларын бүләкләү тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Бүген Казан циркында «Татарстанның спорттагы өметләре» бүләкләү тантанасы узды.

«Кадерле спортчылар, хөрмәтле тренерлар, спорт учреждениеләре җитәкчеләре! Сезне бүгенге бәйрәмдә сәламләвемә шатмын. Сезнең тырышлык белән Татарстанның балалар-яшүсмерләр спорты өлкәсендәге нәтиҗәләре үсә. Без сезнең белән спорт өлкәсендә әйдәп баручы республикада яшибез. Бу – зур бәхет! Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка спортка һәрьяклап ярдәм иткәне һәм моның нинди зур хезмәт икәнен аңлаганы өчен рәхмәт. Бүгенге көндә Татарстанда һәр район үзәгендә диярлек уникаль спорт корылмалары бар. Бу – физкультура комплекслары, бассейннар, боз сарайлары. Физик культура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар», – диде Шәйхетдинов.

Яшь спортчылар алдында видеоэлемтә аша Татарстанның танылган атлетлары да чыгыш ясады. Йолдызлы спортчылар арасында биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган Данис Зарипов, шулай ук парлы разрядта Уимблдон-2025 чемпионы Вероника Кадермәтова булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot