news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халидә Галимованың «Гомер юлы — су юлы» исемле җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды

Халидә Галимованың «Гомер юлы — су юлы» исемле җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды
Фото: Равил Сабыр тәкъдим итте

17 апрельдә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр Азнакайда «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты. Алты дистә елдан артык тарихы булган бу иҗат оешмасы 30га якын каләм тибрәтүчене туплап тота. 2024 елда берләшмә әгъзалары 12 китап чыгарган. Менә бу атнакичтә дә районның үзәк китапханәсендә Халидә Галимованың «Гомер юлы — су юлы» исемле җыентыгын укучыларга тәкъдим итүгә багышланган кичә узды.

Фото: © Равил Сабыр тәкъдим итте

Авторны бу шатлыклы вакыйга белән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Равил Сабыр, «Маяк» гәҗите редакторы Фәрхәд Шәйхулов, китапханәнең методик үзәк җитәкчесе Зөлфия Саттарова, Мәнәвез авылы җирлеге башлыгы Назиф Хасанов, «Гөлстан» берләшмәсе әһелләре, туганнары, балалары, дуслары котлады.

Фото: © Равил Сабыр тәкъдим итте

«Гомер юлы — су юлы» җыентыгы өч бүлектән тора: юморескалар, гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та проза әсәрләре һәм шигырьләр. Басманы нәшер итүдә Халидә Галимованың иҗатына гашыйк укучысы, эшмәкәр Әлфинур Дәүләтшина зур ярдәм күрсәткән. Ә китапны сатудан кергән акчаны автор туган ягында, Мөслим районы Иске Чакмак авылында, төзелә торган мәчеткә тапшырып бара.

«Соңгы елларда язу — ул минем яшәү рәвешенә әйләнде, дисәң дә була инде. Язмыйча тора алмыйм, түзә алмыйм. Халыкка әйтәсе сүзләрем фикерләрем бар, ничек аларны үзеңнең күңелеңдә генә саклап ятмак кирәк?!» — диде Халидә Галимова.

Фото: © Равил Сабыр тәкъдим итте

Презентация тәмамланганнан соң чәй өстәле янында Равил Сабыр «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән аралашты. Ул Язучылар берлеге алдында торган максат-мәсьәләләр, яшь иҗатчыларны берлеккә җәлеп итү һ.б. кайбер темаларга ачыклык кертте. Азнакайлылар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, уй-фикерләре белән уртаклаштылар, Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул итү тәкъдимнәре белән чыктылар.

Фото: © Равил Сабыр тәкъдим итте

Шунысын да искәртеп узыйк, төрле елларда «Гөлстан»ның эшчәнлегендә Нур Әхмәдиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Рөстәм Зәкуанов һ.б. күренекле әдипләр катнашкан. Бүген иҗат оешмасын Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100