news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халидә Гафиятуллина «Халык почтальоны» конкурсында Татарстанны тәкъдим итәчәк

Биектау районыннан Халидә Гафиятуллина «Земский почтальон» бәйгесенең Бөтенроссия этабында Татарстанны тәкъдим итте – ул төбәкләр арасында үткәрелгән сайлап алуда җиңүче булды һәм хәзер «Халык почтальоны» исеменә дәгъва кыла. Бу хакта ТР буенча «Бердәм Россия» Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Тавыш бирү 12 майдан 5 июньгә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә уза. Республика вәкиленә тавыш бирүгә сылтама буенча теләктәшлек күрсәтергә мөмкин.

Конкурсны «Россия авылы» проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясе, Россия авыл яшьләре берлеге һәм «Россия почтасы» АҖ оештыра.

Бәйгедә авыл җирендә һәм халкы 50 меңгә тулмаган кечкенә шәһәрләрдә эшләүче хат ташучылар катнаша.

ТР буенча «Бердәм Россия» Телеграм-каналы видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot