Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәләл» халыкара базарларга юл ача: Россия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ничек узды?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты «Росаккредитация» федераль оешмасыннан аккредитация алуга иреште.
Татарстанда кече бизнес, фермерлар һәм хакимият вәкилләрен берләштергән XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Катнашучылар өч көн дәвамында авыл территорияләрен үстерү турында фикер алышты, районнардагы тәҗрибә белән танышты һәм быел форумның үзәк темасы булган хәләл-индустриягә аерым игътибар бирде.
«Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү – ул иҗат»
Татарстанда 29-31 мартта XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Анда кече бизнес, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Форум тәҗрибә алышу һәм авыл территорияләрен үстерү турында фикер алышу мәйданчыгы, шулай ук эшмәкәрләр һәм дәүләт структуралары өчен турыдан-туры аралашу урыны булды.
Өч көнлек җыенның программасы бай булды. Беренче көнне катнашучылар Татарстан Фәннәр академиясендә җыенны рәсми рәвештә ачып җибәрү тантанасыннан соң дискуссия мәйданчыкларында эшләде. Анда алар авыл хуҗалыгы һәм хәләл-индустрияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Икенче көнне эшмәкәрләр Тукай һәм Сарман районнарына юл тотты
Фото: sarmanovo.tatarstan.ru
Икенче көнне эшмәкәрләр Тукай һәм Сарман районнарына юл тотты. «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов сөйләгәнчә, катнашучылар өчен берничә тематик маршрут әзерләнгән: терлекчелек һәм токымчылык эше, үсемлекчелек, яшелчәләрне эшкәртү һәм саклау, кошчылык, авылда социаль инфраструктураны үстерү.
Сарман районында басым шәхси хуҗалыкларга ясалды, ә Тукай районында социаль инфраструктурага һәм агроҗитештерүгә игътибар бирелде. Район Чаллы шәһәрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүчеләрнең берсе булып тора.
«Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү – ул иҗат. Һәркемнең үзенең үсеш юлы. Шәхси хуҗалыклар белән беррәттән коллектив хуҗалыклар да, зур инвесторлар да булырга тиешлеген күрәбез. Без эшмәкәрлекнең барлык формалары өчен дә эшчәнлек кыры булуын күрсәтергә телибез», - дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Районнарда узган күчмә программадан соң форумның мәдәни өлеше башланды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Рәшит Ваһапов исемендәге фонд икенче ел рәттән үткәрә торган «Халык җәүһәрләре» фестиваль-конкурсының гала-концерты булды.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия төбәкләрендәге халык кәсепләре продукциясе һәм эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсен күрсәттеләр
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Республикабыз горурлык хисе уята – мондый форум беркайда да юк»
Җыенның йомгаклау чарасы «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексының баллар залында узды. Рәсми өлеш башланыр алдыннан фойеда республика җитәкчесе килгәнен көтүче кунаклар җыелды.
«Республика халкының дүрттән бер өлеше авылда яши. Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренең 20 меңгә якыны нәкъ менә авыл җирендә эшли», - дип сөйләде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия төбәкләрендәге халык кәсепләре продукциясе һәм эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсен күрсәттеләр.
Биредә Пенза продукциясе: алкогольсез әче бал, камыр ризыклары, ит һәм консервацияләнгән продукция, җиңел сәнәгать эшләнмәләре һәм агачтан уеп ясалган фигуралар тезелгән өстәлләр урнаштырылган иде.
Төп экспозициягә керү урынында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе турында мәгълүмат урнаштырылган стенд куелган иде
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Төп экспозициягә керү урынында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе турында мәгълүмат урнаштырылган стенд куелган иде. Ул 26-27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында – татар язучысы Гадел Кутуйның туган ягында узачак.
Төп күргәзмә залында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Татар туган якны өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов каршы алды. Биредә туган якны өйрәнү темасына багышланган басмалар стенды урнаштырылган иде. Шунда ук авангардчы рәссамнарны һәм этнофутуристларны берләштергән «Тамга» иҗат төркеме картиналары галереясе тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә урнашкан эшләр турында кунакларга Чиләбе рәссамы, төркемнең җитәкчесе Хәмзә Шәрипов сөйләде.
Экспозициянең төп өлешендә авыл эшмәкәрләре продукциясе ярминкәсе урнашты.
Экспозициянең төп өлешендә авыл эшмәкәрләре продукциясе ярминкәсе урнашты
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Республикабыз горурлык хисе уята – мондый форум Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә дә, Россиядә дә юк. Карагыз, безнең Татарстанда авыл хуҗалыгы нинди дәрәҗәдә! Матур сүзләр Парижда, Нью-Йоркта сөйләнергә мөмкин, ә Казанда бары тик эш-гамәлләр генә бәяләнә. Эшләр белән исбат итәргә мөмкин булганда, матур сүзләр нигә кирәк?» – дип белдерде Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов.
Экспозицияне караганнан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларны сәламләде һәм президиумда урын алды. Аның янында хөрмәтле кунак – Аккредитацияләү федераль хезмәте (Росаккредитация) җитәкчесе Дмитрий Вольвач утырды.
Пленар утырышның модераторы Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев булды
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Пленар утырышның модераторы Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев булды.
Залда шулай ук республика мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы башлыгы киңәшчесе Зилә Вәлиева бар иде.
Җыенның йомгаклау чарасы «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексының баллар залында узды
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитетын аккредитацияләү – тарихи вакыйга»
Пленар утырышның төп өлешендә Оренбург һәм Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстан Республикаларыннан килгән эшмәкәрләрнең чыгышлары тыңланды.
Алар үз хуҗалыкларының үсеше турында сөйләде.
Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Давыдов Россия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең сәламләү сүзләрен җиткерде.
Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Давыдов Россия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең сәламләү сүзләрен җиткерде
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Быел җыенның төп темасы хәләл-индустрия булды. Бу темага аерым игътибар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Аккредитацияләү федераль хезмәтенең ГОСТ таләпләренә туры килүгә тикшерүен уңышлы узуга бәйле.
Форумда катнашучыларны Роскачество коллективы исеменнән оешма җитәкчесе Максим Протасов сәламләде. Ул чарага онлайн-форматта кушылды.
Максим Протасов чарага онлайн-форматта кушылды
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Нәкъ менә кече бизнеста һәм авыл территорияләрендә җитештерелгән продуктлар соңыннан төбәкнең һәм илнең йөзек кашына әйләнә», - дип билгеләп үтте ул мөрәҗәгатендә.
Протасов билгеләп үткәнчә, «хәләл» темасы Роскачество көн тәртибенең әһәмиятле өлеше булып тора. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Аккредитацияләү федераль хезмәтенең аккредитациясен узуга ирешә алган беренче төбәк сертификация органы булды, дип ассызыклады ул.
«Бу бөтен тармак өчен әһәмиятле вакыйга», – диде ул.
«Бүгенге көндә үзебезнең илдә дә, чит илләрдә дә хәләл продукциягә ихтыяҗ зур булуын аңлыйбыз», - дип белдерде үз чиратында Дмитрий Вольвач.
Ул ассызыклаганча, дәүләт хәләл индустриясенә зур ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә төп бурыч – халыкара стандартларга да, Россия стандартларына да туры килә торган система төзү. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты комитетына аккредитация бирелүне Вольвач тарихи вакыйга дип атады.
Дмитрий Вольвач Рөстәм Миңнеханов һәм Васил Шәйхразыев белән бергә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетын аккредитацияләү турындагы таныклыкны комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошниковка тапшырды.
Шулай ук «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «ИТЛЕ-КИТЧЕН» ҖЧҖ һәм «Чисто Фри» ҖЧҖ оешмаларына «Хәләл» стандартларына туры килү турында сертификатлар тапшырылды.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Сез үз эшегезне үстереп кенә калмыйсыз, туган авылларыгызга ярдәм дә итәсез»
Пленар утырыш традицион рәвештә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чыгышы белән тәмамланды. Ул җыенда катнашучыларга мәйданчыкка күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген Россиядә 4,2 мең татар авылы исәпләнә. Без сезнең белән һәр очрашуга шат. Бөтендөнья татар конгрессына чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен аерым рәхмәт», – диде ул.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия бүгенге көндә ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек итә.
«Президентыбыз Владимир Путинның алдан уйлаучан позициясе нәтиҗәсендә Россия бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булып тора. Мөселман дәүләтләре безнең илдән читкә борылмады. Партнерлар белән хезмәттәшлектә ислам банкингы инструментлары һәм хәләл яшәү рәвеше индустриясе үсә. Хәләл – яңа экспорт мөмкинлекләрен ачучы мөһим юнәлеш. Бу тема шулай ук KazanForum эшлекле программасында да төп урын алып тора», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Делегатларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларга милли үзенчәлекне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сез үз эшегезне үстереп кенә калмыйсыз, туган авылларыгызга ярдәм дә итәсез, гореф-гадәтләрегезне, мәдәниятегезне һәм телегезне саклыйсыз. Сез – үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз», – диде ул.
Шуннан соң Татарстан Рәисе республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» оешмасы рәисе Равил Нургалиев «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе вәкиле Шамил Нуримановка тапшырылды.
Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз