Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хәләл» үзәге Марокко Милли стандартлаштыру институты реестрына керде
РФ мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге Марокко Милли стандартлаштыру институты реестрына (IMANOR) кергән Россиянең беренче компаниясе булды. Бу әлеге илгә шәригать нормаларына туры килгән Россия продукциясен экспортлау өчен мөмкинлекләр ача. РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
«РФ мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге Марокко Милли стандартлаштыру институты реестрында (IMANOR) тәкъдим ителгән Россиянең беренче компаниясе булды. Үзәк аудит узды һәм Марокко Милли стандартлаштыру институты реестрында аккредитация алды. Россия җитештерүчеләренең Төньяк Африка төбәгенә шәригать нормаларына туры килгән продукция җибәрү өчен яңа мөмкинлекләре бар», - диде үзәкнең башлыгы Айдар Газизов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия компаниясенең IMANOR реестрында урын алуы – «РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан РФ агросәнәгать комплексының Африкага продукция сату күләмнәрен арттыру буенча дәүләт программасына керткән өлеш».
РФ мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, Марокко Милли стандартлаштыру институты реестрына Согуд Гарәбстаны, Германия, Бразилия һ.б. илләрнең предприятиеләре керә. Быелның февралендә IMANOR РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» үзәге белән «Продэкспо-2024» кысаларында XIV «Хәләл» халыкара конгрессында үзара аңлашу турында меморандум имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз