news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәләл туклану системасы турында фикер алыштылар: Стандартларны көнкүрешкә кертү мөһим

Хәләл туклану системасы турында фикер алыштылар: Стандартларны көнкүрешкә кертү мөһим
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында Татарстан предприятиеләрендә хәләл туклану системасын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, хакимият вәкилләре, эшкуарлар һәм дин белгечләре катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстанда хәләл продукция җитештерү сәнәгать өлкәсендә төп юнәлешләрнең берсе булуын искәртте. Аның сүзләренчә, хәләл стандартлары турында аерым чараларда гына түгел, ә даими сөйләргә кирәк, әлеге системаны көнкүрешкә кертү мөһим.

«Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын уздырды. Әлеге форумга Россиянең 68 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 400 татар эшмәкәре килде. Бүгенге көндә без хәләл турында сөйләшәбез икән, бу туклану һәм продуктлар җитештерү генә түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, хәләл стандартларын көнкүрешкә кертергә кирәк, монда тулаем «хәләл яшәү рәвеше» турында сүз бара», – диде ул.

Васил Шәйхразыев киләчәктә әлеге тема күтәрлгән утырышлар тагын киңрәк аспектларны колачларга тиешлеген билгеләп үтте.

«Биредә бары тик ике ведомство: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы гына булуы безнең хәләл тормыш рәвешен ризык аша гына кабул итүебезне күрсәтә. Ягъни кемдер әзерли, кемдер эшкәртә, ә кемдер сата. Бу – зур өлкәнең бер өлеше генә. Мин алда мондый форумнарда һичшиксез Сәламәтлек саклау министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләренең дә катнашуын теләр идем. Бу – хәләл тормыш рәвеше алып барырга теләгән кешенең тормыш эшчәнлегенең тулы бер спектры. Һәм без аны һичшиксез киңәйтәчәкбез», – дип искәртте ул.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ТР мөселманнары Диния нәзарәте сәнәгать предприятиеләренең хезмәткәрләр өчен хәләл туклану оештыруга бәйле мөрәҗәгатьләрне хуплавын белдерде.

«Сәнәгать предприятиеләренең хезмәткәрләр өчен хәләл туклану оештыруга бәйле мөрәҗәгатьләрен хуплап кына була. Монда без җитәкчеләр тарафыннан дини карашларга һәм традицияләргә чын ихтирам чагылышын күрәбез. Бу - компанияләрнең үз хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре турында кайгырту чаралары. Без предприятиеләрнең игътибары мөселман эшчеләренең мәнфәгатьләренә дә юнәлгәнлеген күрәбез», – диде ул.

Илфар хәзрәт Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты барлык ислам илләре арасында иң абруйлы һәм танылган комитет буларак билгеләнүен искәртте.

«Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты – Россиядә иң абруйлы сертификацияләү органнарының берсе. Күпьеллык эш тәҗрибәсе һәм хәләл стандартларның үтәлешен контрольдә тоту мәсьәләләрендәге принципиаль позициясе безнең комитетка кулланучыларның ышанычын һәм сертификацияләү буенча иң кырыс орган репутациясен яулады. Кадрлар, методика, теоретик база, шәригать мәсьәләләрендә компетентлык – республика мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетына сыйфатлы хәләл продукция чыгаруны гарантияли», – диде ул.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников сүзләренчә, Россиядә кулланучыларының 83 проценты хәләл продукциягә ышаныч белдерә, ә 34 проценты хәләл туклануны сәламәт туклану принциплары белән ассоциацияли.

«Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә хәләл туклануны оештыруның стратегик әһәмиятен аерым искәртеп үтәсем килә, хезмәт коллективларының күпмилләтле булуын истә тотарга кирәк, Татарстанда мөселман халкының өлеше 54 процентка җитә. Хезмәткәрләрне тиешле туклану белән тәэмин итү хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә төп факторга әверелә. Корпоратив туклану системасына хәләл стандартларын кертү хезмәткәрләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры йогынты ясый. Бу – зур сәнәгать гигантлары өчен аеруча мөһим, аларда меңләгән мөселман, гореф-гадәтләрен саклаучы кешеләр эшли», – дип билгеләп үтте ул.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Аббас хәзрәт бүгенге көндә Татарстанда кайбер оешмаларда хәләл туклануны гамәлгә кертү тәҗрибәсенең инде уңай нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте.

«Кайбер компанияләр хәләл стандарты нигезендә туклануны оештыру буенча сынау проектларын уңышлы гамәлгә ашыра, бу сыйфатлы һәм имин туклануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мондый проектларны гамәлгә ашыру хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм республиканың социаль-икътисади күрсәткечләрен яхшырту буенча стратегик бурычларга туры килә», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot